ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

16 июль 2019, 21:00 , Фото: Владимир Васильев/архив

16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Болгар ислам академиясендә җәйге мәктәп ачылды, Миңнеханов “Казан Экспо”ның WorldSkillsка әзерлеген тикшерде, Омск Сабан туенда 5 мең кеше катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов "Казан" милли-мәдәни үзәген реконструкцияләү проектын бәяләде / Комплексны реконструкцияләү ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек кысаларында алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов

Ел ахырына кадәр барлык банклар да биометрик мәгълүматларны кабул итә алачак / Хәзерге вакытта республика территориясендә биометрик мәгълүматларны 30 банкның 130 бүлегендә җыялар.

Ел ахырына кадәр барлык банклар да биометрик мәгълүматларны кабул итә алачак

Миңнеханов “Казан Экспо” үзәгенең WorldSkills чемпионатына әзерлеген тикшерде / Тикшерү барышында күргәзмә залын, павильоннарны карадылар, территорияне төзекләндерү турында фикер алыштылар.

Миңнеханов “Казан Экспо” үзәгенең WorldSkills чемпионатына әзерлеген тикшерде

Омскида узган Сабан туенда биш меңгә якын кеше кунак булды / Омск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Дәүләт Балтабаев кунакларны бәйрәм белән котлап, бәхет, тынычлык һәм мәхәббәт теләде.

Омскида узган Сабан туенда биш меңгә якын кеше кунак булды

Болгар ислам академиясендә абитуриентлар өчен җәйге мәктәп ачылды / Җәйге мәктәптә төрле илләрдән һәм төбәкләрдән 74 абитуриент катнаша.

Болгар ислам академиясендә абитуриентлар өчен җәйге мәктәп ачылды

Антон Шибалов экипажы «Ефәк юлы – 2019» ралли-рейдында җиңү яулады / Шибалов экипажы ралли-рейдның тулаем дистанциясен 26 сәгать 1 минут 40 секунд эчендә узды.

Антон Шибалов экипажы «Ефәк юлы – 2019» ралли-рейдында җиңү яулады

WorldSkills барышында Казан аэропортына керү юлында фуралар хәрәкәте чикләнә / Йөк машиналары хәрәкәтен вакытлыча чикләү 6.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.

WorldSkills барышында Казан аэропортына керү юлында фуралар хәрәкәте чикләнә

Рафис Борһанов Чаллыда өч мәктәп директоры эшеннән китүенең сәбәпләрен аңлатты / Министр сүзләренчә, директорлар белән килешүләрне өзү имтиханның түбән нәтиҗәләренә бәйле түгел.

Рафис Борһанов Чаллыда өч мәктәп директоры эшеннән китүенең сәбәпләрен аңлатты

Рудольф Нуриев фестивалендә дөньяның 13 театрыннан артистлар чыгыш ясаячак / Фестиваль 7-24 сентябрь көннәрендә Уфада узачак.

Рудольф Нуриев фестивалендә дөньяның 13 театрыннан артистлар чыгыш ясаячак

Быел Татарстанда ничә укучының татар теленнән имтихан тапшырганы билгеле / Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 1400 кеше, унберенче сыйныфны тәмамлаган 19 укучы татар теленнән белемен сынаган.

Быел Татарстанда ничә укучының татар теленнән имтихан тапшырганы билгеле

Татарстан Төзелеш министрлыгы: Авыл мәдәният йортларына ихтыяҗ һаман да бар / Ел ахырына кадәр Татарстан авылларында тагын 21 мәдәният йорты төзеләчәк, алар өчен 228 млн сум бүлеп бирелгән.

Татарстан Төзелеш министрлыгы: Авыл мәдәният йортларына ихтыяҗ һаман да бар

Казанда биш спорт залы һәм пневматик тиры булган мәктәп ачылачак / “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты буенча “Весна” торак комплексында мәктәп төзү өчен 1 млрд сум бүлеп бирелгән.

Казанда биш спорт залы һәм пневматик тиры булган мәктәп ачылачак

Татарстанда БДИдан 100 балл җыйган укучыларның кайсы районнардан булуы мәгълүм / Татарстанда БДИ буенча 100 балл алган укучылар саны Россия күрсәткеченнән югарырак.

Татарстанда БДИдан 100 балл җыйган укучыларның кайсы районнардан булуы мәгълүм
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10