ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills барышында Казан аэропортына керү юлында фуралар хәрәкәте чикләнә

16 июль 2019, 11:39 , Фото: архив/Александр Эшкинин

WorldSkills барышында Казан аэропортына керү юлында фуралар хәрәкәте чикләнә Йөк машиналары хәрәкәтен вакытлыча чикләү 6.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын үткәрүгә бәйле рәвештә, Казан аэропортына керү юлында йөк машиналары хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Р-239 Казан – Оренбург автомобиль трассасыннан «Казан» аэропортына керү юлында йөк машиналары хәрәкәте һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты барышында, 22-27 август көннәрендә, 6.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр вакытлыча чикләнәчәк.

«Машина йөртүчеләрне вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәүләрен сорыйбыз», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

WorldSkills чемпионаты ярышлары «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узачак. Чарада 60 илдән 1,6 меңгә якын яшь профессионал катнашыр дип көтелә. Алар 56 компетенция буенча ярышачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10