ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Антон Шибалов экипажы «Ефәк юлы – 2019» ралли-рейдында җиңү яулады

16 июль 2019, 11:17 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Антон Шибалов экипажы «Ефәк юлы – 2019» ралли-рейдында җиңү яулады Шибалов экипажы ралли-рейдның тулаем дистанциясен 26 сәгать 1 минут 40 секунд эчендә узды.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). «Ефәк юлы – 2019» ралли-рейдының финал, унынчы этабы төгәлләнгәннән соң, башлангыч мәгълүматларга караганда, «КАМАЗ-Мастер» командасыннан Антон Шибалов җитәкчелегендәге экипаж йөк машиналары зачетында җиңүче дип табылды. Бу хакта команданың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икенче һәм өченче урыннарны да «КАМАЗ-Мастер» командасы яулады. «Андрей Каргинов һәм Айрат Мәрдиев – ралли-рейдның көмеш һәм бронза призерлары», - диелә хәбәрдә. Чаллының тагын бер вәкиле, Сергей Куприянов үзенең «КАМАЗ»ында бишенче баскычта урнашты.

  • Цзяюйгуань – Дуньхуан этабының гомуми озынлыгы 556,66 чакрым тәшкил итте, шуның 255 чакрымы махсус участокларга туры килә. Шибалов экипажы аны — 2 сәгать 36 минут 25 секунд, ә ралли-рейдның тулаем дистанциясен 26 сәгать 1 минут 40 секунд эчендә узды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10