ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда автобус авариягә юлыкканнан соң, тагын 3 кеше хастаханәгә салынган

16 июль 2019, 11:00

Авариядән соң тагын 7 кеше Чаллы шәһәре медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән. Табиблар аларның 4есен караганнан соң өйләренә кайтарып җибәргән.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда Татарстан автобусы авариягә юлыкканнан соң, тагын өч кешене Чаллы хастаханәләренә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«15 июль кичендә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән тагын җиде кеше Автокаланың ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Аларның өчесе хастаханәгә салынган, дүртесен амбулатория шартларында дәвалану өчен өйләренә кайтарып җибәргәннәр», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә барлыгы җиде кеше дәвалана. 13 яшьлек бала Кама балалар медицина үзәгенә озатылган. Зыян күрүчеләрнең икесе әлегә Уфа хастаханәләрендә кала. Алар авыр хәлдә.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы якшәмбе кичендә Башкортстанда Татарстан автобусының авариягә юлыгуы хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, алты кеше һәлак булган, алар арасында Чаллының «Лидер Транс» компаниясе генераль директорының әнисе дә бар. Тагын 21 пассажир хастаханәгә озатылган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, автобус шоферы тоткарланган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10