ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Болгар ислам академиясендә абитуриентлар өчен җәйге мәктәп ачылды

16 июль 2019, 10:44 , Фото: Салават Камалетдинов

Болгар ислам академиясендә абитуриентлар өчен җәйге мәктәп ачылды Җәйге мәктәптә төрле илләрдән һәм төбәкләрдән 74 абитуриент катнаша.

(Казан, 16 июль, "Татар-Информ, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Болгар ислам академиясенең җитәкчелеге катнашында тантаналы рәвештә академиянең җәйге мәктәбе ачылды. Әлеге мәктәп академиянең магистратура һәм докторантура бүлегенә укырга керергә теләүчеләрне әзерли. 

Мәктәпне ачу тантанасы Коръән аятьләре уку белән башланып китте. "Академиягә кызыксыну арта бара. Академия ничек эшләргә тиеш, шулай эшләп китте дип уйлыйм. Без сезнең өчен максималь уңайлы шартлар булдырырга тырыштык. Мәктәпне ачык дип белдерәм", - дип абитуриентларны сәламләде академиянең ректоры Данияр Абдрахманов.

Мөселман белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны академиянең магистратура һәм докторантура бүлегендә укыту программасы белән таныштырдылар. "Мин бу академия турында күптән ишетеп белә идем, монда укырга теләгән идем, быел укырга керергә килдем", - диде Уфаның Россия Ислам университетын тәмамлаган Абдулла Хисмәтуллин.

"Бөтен абитуриентларны да җәйге мәктәптә укырга мәҗбүр итмибез, имамнар эшләгән җирен ташлап, мәктәптә укымаска мөмкин. Мәктәп күбрәк консультацион форматта үткәрелә", - диде академиянең кабул итү комиссиясе сәркатибе Ринат Нуриев.

Быел магистратурада укырга 75, докторантурада укырга 35 абитуриент гариза биргән. Магистратурага 25, докторантурага 10 абитуриент кабул итәчәкләр. Гаризалар Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Мисырдан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән. Җәйге мәктәптә барлыгы 74 кеше катнаша.

Җәйге мәктәптә абитуриентлар Ислам белеме, Ислам хокукы буенча лекцияләр тыңлаячаклар. Укучылар Россиянең һәм чит ил ислам белгечләренең хезмәтләрен анализлый, борынгы кулъязмалар белән эшли алачак. Аларны яшәү урыны, көнгә өч тапкыр ашау белән тәэмин итәләр, мәдәни һәм спорт чаралары оештыралар. 23-25 июльдә абитуриентлар академиянең магистратура һәм докторантурасына керү имтиханнары бирә башлый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10