ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Ульяновскта Шәүкәт хәзрәт Гыйматдинов истәлегенә мәрмәр такта куелды

16 июль 2019, 08:25 , Фото: tatar-congress.org

Ульяновскта Шәүкәт хәзрәт Гыйматдинов истәлегенә мәрмәр такта куелды Бүген аның улы Әскать хәзрәт Мәскәү шәһәре мәчетендә имам булып хезмәт итә.

(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Ульяновск шәһәренең 1915 елда төзелгән мәчет бинасында аның мәрхүм булган имамы Шәүкәт хәзрәт Гыйматдинов истәлегенә мәрмәр такта ачылды. Шәүкәт ага моннан берничә ел элек әлеге мәчетне мөселманнарга кайтару һәм төзекләндерү буенча әйтеп бетергесез зур хезмәт куйды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә

Бүген аның улы Әскать хәзрәт Мәскәү шәһәре мәчетендә имам булып хезмәт итә. Истәлек тактасын ачу тантанасына ул да кайткан иде. Ул чыгыш ясап балачак истәлекләре, әтисе турындагы хатирәләре белән уртаклашты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10