ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Зәйдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшырылды

16 июль 2019, 09:00 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәйдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшырылды 2019 ел премиясе зәйлеләргә яхшы таныш, рус телендә иҗат итүче җирле шагыйрә, хәйриячелек белән шөгыльләнүче Надежда Чепурнаяга бирелде.

(Зәй, 16 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә ике елга бер мәртәбә мәдәният, сәнгать, әдәбият, телне үстерүгә зур өлеш керткән затларга якташ язучыбыз Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшыру традициясе яшәп килә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүген язучының исемен йөртүче үзәк китапханәдә Сөббух Рәфыйковның туган көненә һәм аның исемендәге премия тапшыруга багышланган тантанада китап сөючеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре, премия лауреатлары, язучының туганнары катнашты.

2019 ел премиясе зәйлеләргә яхшы таныш, рус телендә иҗат итүче җирле шагыйрә, актив хатын-кызларның берсе, хәйриячелек белән шөгыльләнүче Надежда Чепурнаяга бирелде. Премияне район башлыгы Разиф Кәримов тапшырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10