ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бөгелмә мэры Советлар Союзы Героеның тол хатынына медаль тапшырды

16 июль 2019, 06:00 , Фото: Мэрия матбугат хезмәте фотосы

Бөгелмә мэры Советлар Союзы Героеның тол хатынына медаль тапшырды Иренә Советлар Союзы Герое исеме үлгәннән соң бирелгән.

(Бөгелмә, 16 июль, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмә мэры Линар Закиров Советлар Союзы Героеның тол хатыны Гыйльмурый Кашап кызына “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кунаклар килүенә хезмәт ветераны бик шат иде. Шунда ук район башлыгы белән әңгәмә өчен гомуми темалар табылды. Олы яшьтә булуына карамастан, әби үзенең гаилә тарихын яхшы хәтерли, сугыш елларында Калинин исемендәге колхозда ничек эшләгәнен сөйли.

Ул туган һәм үскән Шөгер авылыннан сугышның беренче көнендә өч ир-ат фронтка китә. Шуларның берсе аның ире Газинур Гафиатулла улы була. 1944 елның гыйнварында сугыш кызган мәлдә ул дошман дзотының амбразурасын каплый. Аңа Советлар Союзы Герое исеме үлгәннән соң бирелгән. Аның бюсты Геройлар аллеясына килүчеләрне беренче булып каршы ала.

2020 елның гыйнварында Гыйльметура Кашап кызы 102 нче туган көнен билгеләп үтәчәк. Гаилә традициясе буенча бәйрәмгә бөтен нәсел җыела. Тантана сәбәпчесенең сигез баласы, 16 оныгы, 24 оныкчыгы һәм биш оныкчыкларының баласы бар.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10