ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда авариягә очраган автобус күптән түгел генә техосмотр узган булган

15 июль 2019, 19:09

Пассажирлар йөртүче компания вәкиле әйтүенчә, автобус һәр рейска чыгар алдыннан тикшерү узган.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Башкортстанда авариягә очраган автобус 5 июльдә техник тикшерү узган булган һәм нибары өчен ел гына кулланышта булган. Бу хакта “Татар-информ”га “Альтекс” компанияләр группасының башкарма директоры Ленар Уразбахтин әйтте.

“Автобус 2016 елдан бирле кулланылышта, без аның бердәнбер хуҗалары. 5 июльдә ул техник карау узды. Ул даими рәвештә ерак рейсларга чыкты, ГЛОНАСС системасы һәм тахограф белән җиһазландырылган иде. Һәр рейс алдыннан автобусның техник торышы тикшерелә, йөртүче медкомиссия уза иде”, - диде Уразбахтин.

  • Криминалистлар автобусның техник торышын һәм аны куллану таләпләрен бозу ихтималын тикшерә. Шулай ук пассажирлар йөртүче компания хезмәткәрләреннән сорау алачаклар һәм оешманың документациясен тикшерәчәкләр.

Автобусның төзеклеге турында Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров үз фикерен әйтте.

“Сыйфатсыз автобус – үлем белән уйнау. Бәрелгәндә, аның утыргычлары кубарылып чыккан һәм пассажирларның исән калу мөмкинлеге аз булган”, - диде ул Башкортстан Республикасы хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә.

Төбәк башлыгы, автобус белән идарә итүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 18 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган булуын да әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10