ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстандагы авариядә үлүчеләрнең җәсәдләрен Чаллыга төнлә алып кайтачаклар

15 июль 2019, 18:19

Авария урынына җибәрелгән резерв автобусы фаҗигадә исән калганнарны Чаллыга алып кайтачак.

(Яр Чаллы, 15 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Башкортстанда автобус катнашындагы авариядә һәлак булган кешеләрнең җәсәдләрен Чаллыга төнгә каршы алып кайтачаклар. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашындагы брифингта билгеле булды.

Спикер хәбәр иткәнчә, авария турында хәбәр килүгә Чаллыда оператив штаб оештырылган. Ул төне буена эшләгән. Авария урынына резерв автобус җибәрелгән. Ул фаҗигадә исән калганнарны Чаллыга алып кайтачак.

“Моңа кадәр мин Архангель авылы башлыгы белән телефоннан сөйләштем. Ул авариягә эләккән кешеләрне урнаштыру һәм ризык белән тәэмин итү өчен барлык чаралар күреләчәк дип ышандырды. Якташларыбызны төзелеш көллиятенең тулай торагына урнаштырганнар. Иртән автобус килеп җиткән. Ул мөстәкыйль рәвештә өйләренә кайта алмаган кешеләрне алып кайтты”, - диде Наил Мәһдиев.

Аның сүзләренчә, һәлак булучыларның җәсәдләрен Чаллыга алып кайту өчен махсус машина да җибәрелгән. Аларны шәһәргә төнгә каршы алып кайтырлар дип көтелә.

  • Кичә кич Башкортстанда Татарстан автобусы юл фаҗигасенә очрады. Авариядә алты кеше һәлак булды, 21 пассажир яраланды.

32 яшьлек шофер кулга алынды. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр аннан сорау ала. Җинаять эше ачылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10