ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстандагы авариядә “Лидер Транс” компаниясе башлыгының әнисе һәлак булган

15 июль 2019, 17:34

Чаллының транспорт компаниясе коллективы Башкортстанга елгада йөзәргә барган булган.

(Яр Чаллы, 15 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Башкортстанда фаҗигагә очраган автобуста һәлак булучылар арасында “Лидер Транс” компаниясе генераль директоры Михаил Устюжанинның әнисе дә булган. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашында шәһәр мэриясендә узган брифингта билгеле булды.

“Лидер Транс” компаниясе коллективы Башкортстанга елгада йөзәргә барган. Аларның шуннан кайтып килгән. Авария китереп чыгарырдай юл шартлары булмаган. Дөрес, яңгыр яуган... Нәтиҗәдә без Чаллыда яшәүче алты кешене югалттык. Шул исәптән “Лидер Транс” компаниясе генераль директоры Михаил Устюжанинның да әнисе һәлак булды. Иртән компания җитәкчесе белән сөйләштем, кайгысын уртаклаштым. Авариянең сәбәпләрен тиешле органнар ачыклаячак. Без исә оештыру мәсьәләләрендә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез”, - диде журналистларга Наил Мәһдиев.

  • Башкортстаннан Чаллыга кайта торган автобус бүген төнлә фаҗигагә очрады. Нәтиҗәдә алты кеше һәлак булды. Алар барысы да бер компания эшчеләре булган. Авария турында билгеле булу белән шәһәр штабы гадәттән тыш хәл турында мәгълүмат буенча эшли башлады.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10