ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Табиблар диңгездә балаларга туңдырма ашатуда сак булырга киңәш итә

15 июль 2019, 17:16 , Фото: архив/Михаил Захаров

Табиблар диңгездә балаларга туңдырма ашатуда сак булырга киңәш итә Белгечләр чит илгә ял итәргә барганда турист истә тотарга тиешле кагыйдәләрне искәртте.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Ял итәргә барган урыннарда отельләрдә балаларга капсыз туңдырма ашатуга сак карарга кирәк. Республика балалар клиник хастаханәсенең изоляцион-диагностика бүлеге мөдире, югары категория педиатр Лилия Зыятдинова ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында матбугат конференциясендә шулай дип әйтте.

“Отельләрдә еш кына шарчыклар рәвешендә салып бирә торган капсыз туңдырма була. Ул берничә тапкыр җебетеп туңдырыла. Бу эчәк инфекциясе чыганагы булырга мөмкин”, - диде ул. Табиб балалар белән ялга барганда, балалар кухнясы белән танышу кирәклеген әйтте.

“Әгәр аерым меню булмаса, проблемалар туарга мөмкин, чөнки тәмләткечле, әчкелтем ризыкны бала авыр кабул итәргә мөмкин. Эче китмәсә дә, температурасыз да 1-2 көн коса икән, димәк, туклану рационын үзгәртергә кирәк. Ботка, пюре ашлар, яшелчә, җиләк-җимеш, нигездә термик эшкәртелгән җиңел ризык булырга тиеш”, - дип әйтте Лилия Зыятдинова "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Балаларны бассейннарда йөздерү дә киңәш ителми. “Диңгез суы йогышсызландыру максатыннан файдалырак, ә җылы бассейнда балалар күпләп җыелып ятуы үзе дә инфекция чыганагы булып тора”, – диде табиб. Ул комлыкта уйнаганда да балаларның кулларын юып тору кирәклеген искәртте. “Комлы куллары белән балаларның җиләк-җимеш ашаганын күреп була. Моңа игътибарлы булу кирәк”, - ди ул.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Халит Хаертынов, туристның чит илләрдәге инфекцияләрне белеп барырга тиешлеген әйтте. “Мисыр, Якын Көнчыгышта сыйфатсыз су аша йогучы инфекцияләр булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыш Азиядә Денге бизгәге, малярия авырулары бар. Әгәр кеше Таиландтан кайткач, тән температурасы күтәрелеп, тимгелләр чыкса, Денге бизгәгенә шик туа”, - диде.

Профилактика чарасының берсе – прививка. “Барлык йогышлы чирләрдән дә вакцина юк, ләкин булганнарын ясатырга кирәк. Мәсәлән, сары бизгәгеннән вакцинация бар, шуңа күрә Африкага, Көньяк Америкага барганда, сары бизгәгеннән прививка ясату хәерлерәк. Энтеровирус инфекциясеннән прививка әле юк. Санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәп булса да сакланырга тырышырга кирәк”, - диде Хаертынов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10