ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда авариягә очраган Татарстан автобусы шоферын кулга алганнар

15 июль 2019, 16:58

32 яшьлек йөртүчене юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, икедән артык кеше үлемендә гаеплиләр.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Башкортстанда авариягә очраган Татарстан автобусының 32 яшьлек йөртүчесен кулга алганнар. Бу хакта Башкортстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитеты идарәсендә хәбәр иттеләр.

“Тикшерү ачыклаганча, кичә 14 июльдә, кич 32 яшьлек ир-ат Уфа-Изнер-Белорет юлыннан Архангел районына бара торган 39 пассажир утырган автобус йөрткәндә идарәне югалта. Юл читенә төшеп китә һәм каплана”, - дип хәбәр иттеләр идарәдә.

Автобус йөртүчесе кулга алынган. Аны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык буенча икедән артык кеше үлемендә гаеплиләр.

Тикшерүчеләр һәм криминалистлар авария урынын тикшергән. Шулай ук экспертиза да билгеләнгән. Ул авария вакытында автобусның нинди техник торышта булганын һәм аны куллану таләпләрен бозу ихтималын ачыкларга тиеш. Шулай ук пассажирлар йөртә торган компаниянең тиешле документациясе каралачак һәм хезмәткәрләрдән сорау алыначак.

  • Кичә Башкортстанда Татарстан автобусы юл һәлакәтенә очрады. Авария вакытында салонда булган 39 пассажирның алтысы һәлак булды. 21 кеше төрле яралар белән хастаханәгә озатылды. Зыян күргән биш кешене якын арада Яр Чаллы хастаханәсенә алып китәчәкләр.

Авария факты буенча җинаять эше ачылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10