ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан иң белемле яшьләр яшәүче шәһәрләр өчлегенә кергән

15 июль 2019, 16:54 , Фото: архив/Михаил Захаров

Казан иң белемле яшьләр яшәүче шәһәрләр өчлегенә кергән Беренче өчлеккә шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре дә кергән.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). 15 июльдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья яшьләр белеме көненә иң яхшы белемле һәм һөнәри күнекмәле яшьләр яшәүче Россия шәһәрләрен ачыклаганнар. Бу сораштыруны БМО инициативасы белән Tvil.ru йортларга бронь ясау сервисы уздырган.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, 35 процент сораштыручы Мәскәүне сайлаган.

Иң белемле яшьләр яшәүче Россия шәһәрләре исемлегендә икенче һәм өченче урынны Санкт-Петербург белән Казан алган. Алар өчен 15 процент кеше тавыш биргән.

Иң уңышлы яшьләр яшәүче шәһәрләр бишлегенә Краснодар һәм Екатеринбург калалары да кергән. Алар өчен 10 процент кеше тавыш биргән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10