ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Милли проектларны тормышка ашыру Советы утырышында катнашачак

15 июль 2019, 16:29 , Фото: архив/Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов Милли проектларны тормышка ашыру Советы утырышында катнашачак Татарстан Президенты эш сәфәре белән Мәскәүгә килде.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы Милли проектларны тормышка ашыру Советы президиумы утырышында катнашачак. Аны Мәскәүдә Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев уздырачак. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Милли проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Россия Хөкүмәте карарларын башкару турында фикер алышачаклар”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Утырышта федераль министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашачак. Утырышта РФ транспорт министры Евгений Дитрих, Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, РФ икътисади үсеш министры Максим Орешкин, Россиянең табигый байлыклар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин чыгыш ясаячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10