ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Газпром медиа радио»ның Казандагы филиалы директоры Борис Мазин вафат

15 июль 2019, 13:35

Борис Эрнстович белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 16 июльдә узачак.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Бүген төнлә 58нче яшендә «Газпром медиа радио»ның Казандагы филиалы директоры Борис Мазин вафат булган. Аның исеме Казанда радиотапшыруларны һәм массакүләм чаралар өлкәсен үстерү белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән.

Әле 70нче елларда ук ул Казанда беренче рок-концертлар оештырган һәм тәүге диск-жокейлардан берсе булган. 90нчы елларда исә Борис Эрнстович Татарстандагы тәүге бәйсез радиостанция - «Радио Пассаж»ны оештыручыларның һәм аның җитәкчеләреннән берсе иде.

Яңа гасырга аякка басу белән Борис Мазин Казан эфиры өчен яңа эпоханы башлап җибәрде. Ул җитәкләгән «Авторадио» шунда ук җирле радиолар арасында лидерга әверелде. Ул шулай ук Energy, «Юмор FM», «Детское радио» кебек радиостанцияләрне популярлаштыруга зур көч куйды.

Борис Мазин туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре күңелендә һәрвакыт якты, шат күңелле кеше һәм үз эшенең остасы булып калачак.

Борис Эрнстович белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 16 июльдә узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10