ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин бишенче чакырылышта үкенечтә калган эшләрен атады

15 июль 2019, 12:59 , Фото: Александр Эшкинин/архив

Фәрит Мөхәммәтшин бишенче чакырылышта үкенечтә калган эшләрен атады Фәрит Мөхәммәтшин көтелгәнчә хәл ителмәгән мәсьәләләрдән сугыш чоры балаларына ярдәм чаралары кабул ителмәүне, телләрне укыту мәсьәләсен атады.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бишенче чакырылышта ахыргача башкарылып бетмәгән эшләрнең кайсылары күңелендә үкенеч тудырганын әйтте. Бу сорауга ул журналистларга парламентта узган матбугат конференциясендә җавап бирде.

Ул көтелгәнчә хәл ителмәгән мәсьәләләрдән сугыш чоры балаларына ярдәм чаралары турында закон кабул ителмәүне атады. Бу хакта сорауга җавап биреп, ул: “Сугыш балалары дигән закон проекты буенча, формасын табып, ярдәм итү нияте белән федераль үзәк белән күзгә-күз карап эшләдек. Депутатлар Мәскәүгә барды, мин дә бу сорауны күтәрдем”, - диде.

“Беренчедән, федераль закон кирәк, дидек. Сугышта бит Татарстаннан татарлар һәм руслар гына катнашмады. Кайсы елдан алып, кайсы елгача туган балаларны сугыш балалары дип атарга, дигән сорау туды. Кемдер 1940 елдан кертә, кемдер 41 елдан ди. Икенчедән, төбәкләр үз мөмкинлегенә карап ярдәм итә. Ким дигәндә ничә сум белән ярдәм итүне билгеләгез, ә инде төбәкләр булдыралганча үзләре өстәр, дидек”, - дип сөйләде Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе фикеренчә, “федераль үзәк сугыш чоры балалары категориясен расларга тиеш иде”. “Шул федераль законны кабул итмиләр, ә халык рәнҗи. Кабул иткән субъектларда кем 100, кем 200, 500 сум куйган. Халык, “без бер илдә яшәмибез мени дип” канәгатьсезлеген белдерә. Федераль үзәк белән эш бара. Хатлар килә, яңа чакырылышта бу мәсьәләгә кабат кайтмыйча булмас”, - диде.

Туган телләрне укытуга килгәндә, Татарстанда ике дәүләт теле булса да, республикада татар булмаганнарга татарча уку программасы авыр дигән фикер белән килешкәннәрен искәртте. “Мордвинмы ул, русмы, чувашмы – Татарстанда татар телен укыту мондый күләмдә кирәк түгел, сөйләм телен өйрәтү җитә дигән фикергә килдек”, - диде Мөхәммәтшин.

Ул Минтимер Шәймиев инициативасы белән өч телдә белем бирүче полилингваль мәктәп кертелүен искәртте. “Башка төбәкләр дә шушы юл белән барыр, дип уйлыйм. Туган телдән беркем дә баш тартырга теләми. Рус телен дә яхшы белергә кирәк, ләкин әле өстәмә инглиз, француз, я немец телләрен дә белергә телиләр”, - диде. Аның сүзләренчә, тулаем алганда, план үтәлгән, яңа чакырылышка күчүче закон проектлары дистәдән артмый.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10