ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда авариягә очраган автобуста зыян күрүчеләргә компенсация түләнәчәк

15 июль 2019, 12:16 , Фото: соцсети

Башкортстанда авариягә очраган автобуста зыян күрүчеләргә компенсация түләнәчәк Чаллының «Альтекс» компаниясе башкарма директоры хәбәр иткәнчә, автобус шоферы компаниядә иң яхшылардан берсе булган.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Башкортстан трассасында әйләнеп капланган автобусның хуҗалары (Чаллының «Альтекс» компаниясе) зыян күрүче пассажирларга компенсация түләячәк. Оешманың башкарма директоры Ленар Уразбахтин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Автобусның туристлар төркеме заказы буенча Башкортстаннан Чаллыга кайтып килеше булган, дип хәбәр итте компания хезмәткәре.

«Автобусны туристлар төркеме яллаган. Пассажирлар иминиятләштерелгән булган. Страховка түләүләренең суммасын иминият компаниясе билгеләячәк. Безнең оешма тарафыннан да акчалата ярдәм күрсәтеләчәк», - дип хәбәр итте Уразбахтин.

Башкарма директор сүзләренчә, автобус йөртүчегә эшләгән дәвердә бернинди дәгъвалар да булмаган. Ул 18 тапкыр җаваплылыкка тартылса да, алар арасында тупас кагыйдә бозу очраклары юк, дип өстәде ул.

«Автобус йөртүче безгә «Электротранспорт» муниципаль унитар предприятиесеннән эшкә килде, ул анда зур автобус белән идарә иткән. Ул бездә ике елга якын эшли – аңа карата бернинди шелтә дә булмады, ул безнең иң яхшы автобус йөртүчеләрнең берсе», - диде Ленар Уразбахтин.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә Башкортстанда Чаллыга юл тоткан автобусның әйләнеп каплануы хакында хәбәр иткән иде. Авария нәтиҗәсендә алты кеше үлгән, 21 пассажир зыян күргән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10