ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Рөстәм Миңнеханов Башкортстандагы авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә кушты

15 июль 2019, 11:36 , Фото: соцсети

Рөстәм Миңнеханов Башкортстандагы авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә кушты Зыян күрүчеләрнең бер өлешен санитар авиация белән Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерәчәкләр.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан табиблары Башкортстанда һәлакәткә юлыккан автобуста зыян күрүчеләрнең барысына да тиешле ярдәм күрсәтәчәк. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов вазгыятьне шәхси контроленә алды. Аның тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына зыян күрүчеләргә ярдәм итү һәм аларны Татарстанның дәвалау учреждениеләренә китерү өчен тиешле йөкләмәләр бирелде. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген транспортта илтү рөхсәт ителгән барлык зыян күрүчеләрне дә Татарстан хастаханәләренә китерәчәкләр. Кирәк булган очракта, ТР Президенты йөкләмәсе белән бу эшкә санитар авиация дә җәлеп ителәчәк», – диде Галимова.

Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов барлык зыян күрүчеләргә дә оператив ярдәм иткәннәре өчен Башкортстандагы коллегаларына рәхмәт белдергән. Шул хактагы телеграмма Башкортстан Башлыгы адресына юлланган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10