ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Банклар кибет кассаларында картадан акча салдыру экспериментын киңәйтергә ниятли

15 июль 2019, 10:52

Әлеге хезмәтне банкоматлар җитешмәгән районнарда гамәлгә кертә башлаячаклар.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Россиянең зур банклары кибет кассаларында картадан акча алу экспериментын киңәйтергә ниятли, дип белдерде РФ Банклар ассоциациясе башлыгы урынбасары Алексей Войлуков. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Бүгенге көндә кибетләрдәге банкоматлардан үзәктән читтәге кечкенә торак пунктларда яшәүчеләрнең генә акча салдыру мөмкинлеге булса, киләчәктә әлеге эксперимент илнең барлык төбәкләренә җәелдереләчәк.

Аның буенча, сәүдә нокталары өчен әлеге операция файдалы булсын өчен, акчаны берәр әйбер сатып алган очракта гына алып булачак. Әмма ассоциациядә мондый чара кулланучыларның хокукларын бозу булып исәпләнергә мөмкин дип шикләнәләр. Шунлыктан РФ Банклар ассоциациясе киңәш сорап Роспотребнадзорга мөрәҗәгать иткән.

Әлеге сервис быел ук иң популяр челтәрләрнең берсенә караган азык-төлек кибетендә эшли башлаячак. Эксперимент банкоматлар җитешмәгән районнарда узачак.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10