ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда булган авариягә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

15 июль 2019, 08:41 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда булган авариягә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты Татарстан Президенты зыян күрүчеләргә тизрәк терелүләрен теләде.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagramында Башкортстанда Татарстан автобусы белән булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең һәм якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашуын белдерде. 

"Юл фаҗигасе кешеләрнең гомерен өзде. Зыян күрүчеләр бар, алар арасында балалар да бар. Аларга тизрәк терелүләрен телим! Һәлак булучыларның гаиләләренә һәм якыннарына тирән кайгыларын уртаклашам. Юлларыгыз имин булсын, якыннарыгызны саклагыз!" - дип язган Рөстәм Миңнеханов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10