ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөслим районы Яңа Усы авылында Питрау бәйрәме үтте

14 июль 2019, 23:00 , Фото: muslumirc.ru/

Мөслим районы Яңа Усы авылында Питрау бәйрәме үтте Керәшен татарларының шатлыкларын уртаклашырга районның төрле авылларыннан килгәннәр иде.

(Мөслим, 14 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районы Яңа Усы авылы Питрау бәйрәме үтте. Яңаусылылар Питрауга килүчеләрне шат күңел белән каршы алды. бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм мәйданы санаулы минутлар эчендә халык белән тулды. Керәшен татарларының шатлыкларын уртаклашырга районның төрле авылларыннан килгәннәр иде. Ерактан кайтучы кунаклар да күп булды.

Төрле уеннарда катнашып, җырлап, мәйдан уртасына чыгып, биеп күңелле ял итте халык. Питрау бәйрәме тәмамланды, дип игълан иткәч тә кайтып китәргә ашыкмадылар, күңеле теләгәннәр рәхәтләнеп биеделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10