ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов ФАС җитәкчесе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

14 июль 2019, 16:20 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов ФАС җитәкчесе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты Игорь Артемьев Казандагы регби-7 ярышларының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе, Россиянең Регби федерациясе югары советы рәисе Игорь Артемьев белән очрашты. Бу хакта президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с руководителем ФАС России И.Ю. Артемьевым.

“Очрашу Казанның Үзәк стадионында узды. Анда шушы көннәрдә регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында Олимпиягә Европа сайлап алу турниры уза”, - диелә хәбәрдә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Артемьев монополиягә каршы контроль һәм конкуренцияне үстерү кысаларында хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с руководителем ФАС России И.Ю. Артемьевым.

Россиянең ФАС башлыгы Казанда регби-7 ярышларының югары дәрәҗәдә оештырылуын да әйтте. 

  • Регби-7 буенча хатын-кызлар җыелмасы 2022 елда узачак Олимпиадага сайлап алу турниры финалына чыкты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10