ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казахстанда Гомуми төрки тарих укытыла башлады

14 июль 2019, 13:12

Назарбаев интеллектуаль мәктәпләрендә апробация узган дәреслек барлык мәктәпләрдә дә 8 сыйныфның укыту программасына кертелгән.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ). Төрки советына кергән дәүләтләрдә 8 сыйныф дәреслеге буенча  "Ортақ түрік тариxы" ("Гомуми төрки тарих") укытыла башлады. Бу хакта үзенең Facebook аккаунтында Халыкара Төрки академия президенты Дархан Кыдырали хәбәр итә. Бу турыда “Казинформ” агентлыгы яза.

“Тугандаш халыкларның мәгариф министрлары белән Бишкәктә узган очрашуда хупланган укыту әсбабы укыту программасына кертелде. Азәрбайҗанда һәм Төркиядә әлеге фәнне укырга теләүчеләр саны көннән-көн арта. Назарбаев интеллектуаль мәктәпләрендә апробация узган дәреслек барлык мәктәпләрдә дә 8 сыйныфның укыту программасына кертелде. Аны ирекле рәвештә укырга була”, - диелә хәбәрдә.

Халыкара Төрки академия президенты әйтүенчә, бу фән ярдәмендә балалар үз тарихларын тирәнтен белә алачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10