ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә иң популяр чит ил машиналарын атадылар

14 июль 2019, 12:33

Иң популяр машиналар исемлегендә беернче урында "KIA Rio" машинасы тора.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). “Автостат” аналитика агентлыгы 2019 елның алты аенда иң популяр булган чит ил машиналары рейтингын төзегән. Бу хакта РИА Новости яза.

Беренче урында "KIA Rio" машинасы. Ярты ел эчендә Россия халкы 47,4 мең машина сатып алган. Аның артыннан "Hyundai Creta" (36,6 мең) һәм "Hyundai Solaris" (30,7 мең) машиналары килә.

Беренче бишлектә шулай ук "Volkswagen Polo" (27,8 мең) һәм "Renault Duster" (18,7 мең) машиналары да бар. Алардан соң исемлектә "Skoda Rapid" (17 мең), "Renault Logan" (16,4 мең), "Toyota Camry" (16,3 мең), "Volkswagen Tiguan" (16,3 мең) һәм "KIA Sportage" (15,6 мең) автомобильләре бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10