ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлки районында өч машина катнашындагы авариядә алты кеше зыян күргән

14 июль 2019, 11:46 , Фото: соцсети

Әлки районында өч машина катнашындагы авариядә алты кеше зыян күргән Авария Алексеевск-Югары Колок трассасында булган.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Әлки районында булган авариядә берничә кеше имгәнгән. Бу хакта Татарстан полициясе хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдәге мәгълүматлар буенча, Алексеевск-Югары Колок трассасында Татарстан номерлы машина, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән ике чит ил автомобиле бәрелешкән.

Юл-транспорт фаҗигасендә алты кеше имгәнгән. Автомобильләргә дә җитди зыян килгән.

Авария урынында полиция хезмәткәрләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10