ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Диана Единякова: Җанисәп вакытында себер татары дип язылам дигән кешене белмим

13 июль 2019, 10:46

Диана Единякова: Җанисәп вакытында себер татары дип язылам дигән кешене белмим Омскида чыга торган “Татар дөньясы” гәзите хезмәткәре Диана Единякова белән әңгәмә.

(Казан, 13 июль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Уңган, булган татар ханымнары кайда да яши. Бүген без сезне Омскида яшәүче милләттәшебез белән таныштырып китәбез. Диана Единякова Омски өлкәсенең Үләнкүл авылында туып үсә. Ул Казанның гуманитар институтын тәмамлый. Диана Омскида яши, “Татар дөньясы” гәзитендә эшли.

“Татар дөньясы” айга бер тапкыр рус һәм татар телендә чыгып килә. Аны өлкә эшмәкәре Тамир Алимбаев үз акчасына нәшер итә. Өлкә буйлап гәзиткә язучы унлап хәбәрче бар. Басманың тиражы 2500 данә. Аны шәһәрнең үзендә дә, өлкәдә дә бик яратып укыйлар. Гәзит бушлай таратыла.

Алдан Диана ханым белән гәзит турында сөйләшеп алдык.

- Сез нәрсә турында язасыз?

- Безнең басма сигез биттән тора. Беренче биттә инде, гадәттә, ниндидер бур зур чара турында язма була. Икенче биттә Татар конгрессы һәм үзебезнең оешманың яңалыклары урнаштырыла . Өченчесендә - өлкәдәге татар авыллары яңалыклары, аларны авыллардан җибәрәләр, үзләренең нәрсә эшләгәннәре турында язалар. Дүртенче, бишенче битләр күбрәк дингә багышлана - дини чаралар, вәгазьләр, календарь, намаз вакытлары. Алтынчы-җиденче битләрдә кешеләрдән килгән язмалар урнаштырыла. Алар үзләренең авылларында яши торган күренекле шәхесләр турында, төрле вакыйгалар турында яза. Сигезенче биттә безнең котлаулар, белдерүләр.

- Ә сез гәзитегезне интернетка чыгару турында уйламыйсызмы?

- Уйларда, планда бар инде.

Әңгәмәдәге төп фикерләр:

1. “Бездә Себер татарлары да, Казан татарлары да яши”

2. “Татар теле мәктәпләргә кайтыр дип өметләнәм”

3. “Татар теленең кулланышы кимеде”

4. “Татарстан безгә булыша”

5. “Омскида милли җанлы кешеләр бар”

“Бездә Себер татарлары да, Казан татарлары да яши”

- Диана, Омски өлкәсендә кемнәр күбрәк яши - Казан татарларымы, себер татарларымы?

- Бездә себер татарлары да, Казан татарлары да яши. Мин туып үскән авылда Бохарадан килгән татарлар яши диләр. Күрше - Тусказан авылында Казан татарлары тора. Безнең телебез дә аерыла. Без, мәсәлән, суганны “пыяс” дибез,, аларда - “кишер”, бездә - “сәрдәк”, чөгендер бездә - “ләпләк”, кыяр – “кавын”. Ә Татарстанда кавын ул “дыня” бит. Кайбер сүзләр бездә русчалап әйтелә, мәсәлән, сарымсакны чеснок диләр.

Күпчелекне җирле себер татарлары тәшкил итә, әлбәттә. Хәер, монда яшәүчеләр хәзерге вакытта инде барысы да җирле дип әйтергә була. Мәсәлән, минем әбием - әтиемнең әнисе, ул Казан татары. Әтием бит инде Себердә дөньяга килгән. Мин, энем Себердә туган. Без инде барыбыз да җирле булабыз, әбием Казан татары булса да.

- Россиядә халык санын алыр алдыннан шундый сөйләшүләр йөри - Себер татарлары аерым халык булып теркәлергә телиләр дигән. Ул теге халык исәбен алганда да булгалады инде. Сездә кешеләр ни уйлый бу хакта, бармы шундый теләк белдерүчеләр?

- Омск өлкәсендә минем андый фикер ишеткәнем юк. Минемчә, бездәге татарлар аерым булып теркәлергә теләми. Ул күбрәк Тубыл, Төмән якларына хас. Мәсәлән, Төмән өлкәсендә аларның бит үзләренең китаплары, дәреслекләре чыга. Бездә себер телендә генә сөйләшәм, мин себер телендә укырга тиеш дигән кешеләрне күргәнем дә, ишеткәнем дә юк минем. Мин себер татары дип язылам дигәнне кешене белмим. Бездәге татарлар әдәби телне дә үз итә, диалектта да аралаша.

- Ә себер татарларының теле әдәби телдән ни дәрәҗәдә аерыла?

- Телләр бик нык аерыла. Сүзләре дә бүтән. Ләкин авылда безне 6-7 яшебездән бирле, ягъни 1 класстан әдәби татар теленә укыттылар мәктәптә. Үләнкүл авылы мәктәбенә быел Муса Җәлил исеме бирелде. Өлкәдә башка татар теле укытыла торган мәктәп юк. Бездә исә татар теле дәресләре әле дә алып барыла, ләкин ул инде түгәрәккә генә калган хәзер. Казанда да шулайрак булды бит инде. Бездә бигрәк тә.

“Татар теле мәктәпләргә кайтыр дип өметләнәм”

- Ә ата-аналар балаларын татарча укытырга теләк белдермәдеме?

- Белдерделәр, шуңа күрә өйрәнә дә инде балалар. Безнең авылда берничә милли ансамбль эшләп килә - “Гөлләр”, “Наза”, анда балаларны да йөртәләр. “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсе бар. Үләнкүл авылында милли тормыш шактый актив бара. Бик яратам шуның өчен авылымны. Элек бик зур иде безнең авылыбыз. Хәзер инде яшьләр китә, авыл кечерәеп бара.

- Телне саклау турында хәзер күп сөйләшәбез. Сезнеңчә, татар телен ничек сакларга мөмкин?

- Сакларга мөмкин, әлбәттә. Безнең Омск шәһәрендә хәзер якшәмбе мәктәбе ачылды. Аны да Тамир әфәнде эшләтә. “Дом дружбы” – “Дуслык йорты”нда һәр якшәмбе көнне балалар, олылар җыелып, татар телен өйрәнә. Анда әдәбият дәресләре дә, татар теле дәресләре дә уза. Якшәмбе мәктәбенә 20гә якын кеше йөри. Шунда ук “Өмет” ансамбле эшләп килә. Анда балалар җырлый, татар телендә шигырьләр сөйли. Бик сөенәбез шуңа да.

- Туган телләрне укыту хәзер инде ата-аналар ирегенә генә калды Татарстанда. Сез бу процессларга ничек карыйсыз, күзәтеп барасызмы аларны?

- Әйе, әлбәттә, күзәтәм. Хәзер бит инде Татар халкының үсеш стратегиясе турында күп сөйләшәләр. Ул булышыр, аның файдасы булыр дип ышанабыз инде. Киләчәктә татар теле кире мәктәпләргә кайтыр дип өметләнәм.

- Сезнеңчә, Татарстаннан читтәге татарларга үз телләрен саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Телнең сакланып калуы кешедән, гаиләдән тора, дип уйлыйм мин. Хәзерге көндә татар телен өйрәнәм дисәң, мөмкинлекләр бик күп бит. Интернеттан да өйрәнеп була, төрле шәһәрләрдә, авылларда, Аллага шөкер, татар оешмалары эшләп тора. Җырларга телисезме, биергәме, туган телне өйрәнергәме – барысы да мөмкин. “Ак калфак” оешмалары эшли, гәзитләр чыгарып торабыз, телевидение эшли. Хәзерге вакытта барысы да кешенең үзеннән тора. Ә балаларда туган телгә мәхәббәт уяту ата-аналардан, гаиләдән тора. Бездә ул әйбер җитеп бетми.

- Гаиләдән тора инде, билгеле. Ләкин менә ни өчен гаиләләр үзләрен шулай тота? Ник татар теле кулланылмый өйдә?

- Үземнең мисалда карасак, улым, кызым белән өйдә рус телендә сөйләшәбез без. Шундый җитешсез ягыбыз бар инде. Чөнки без Татарстанда түгел, Омск шәһәрендә яшибез. Мәктәпләре - рус, урамда рус балалары белән аралашалар, түгәрәкләр дә русча. Минем генә татар даирәсендә эшләвем аз инде ул. Балаларым татарча җырлый, бииләр, бөтен татар бәйгеләрендә катнашалар, төрле милли чараларга йөри. Тырышабыз үзебезчә. Ләкин бөтен даирә, мохит рус телендә. Казанда тел мәсьәләсендә мөмкинлекләр күбрәктер дип уйлыйм инде бездәгегә караганда.

“Татар теленең кулланышы кимеде”

- Сез татар телендә әдәби китаплар укыйсызмы?

- Әйе, укыйбыз. Китапларны нигездә Казанга килгәч алып китәбез. Үзебезнең дә бар безнең шагыйрьләребез, язучы кешеләребез, шунда үзебездә аларның китапларын чыгаралар. Күптән түгел генә безгә Фәүзия Бәйрәмова килеп китте, ул үзенең “Һиҗрәт” китабын тәкъдим итте. Әсәр себер татарларының Төркиягә күченеп китүе турында. Җирле шагыйрәбез Рәкыя апа Якупованың китабы чыкты, аның шигырьләрен укыйбыз. Үзем безнең классиклар Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим әсәрләрен укырга яратам.

- Ә татар матбугаты сезгә барып җитәме?

- Әйе, килә. Балалар булгач инде, “Ялкын”, “Сабантуй”га язылдык. Казаннан, әниләрдән “Сөембикә” журналын алып китәбез. “Шаян ТВ”ны карыйбыз өйдә.

- Сез татарча укыгансыз һәм туган телегезне әйбәт беләсез. Ә менә хәзер авылыгызда да татар телен укыту түгәрәккә генә калган. Балалар мәктәптә татарча укымаса, милли матбугатны укучы булырмы?

- Укыячаклар инде барыбер. Киләләр бит, безнең китапханәләр бар, китаплар. Хәер, мәктәптә телне өйрәнмәгән кеше әдәби китапларны укый алмый инде.

- Сезнең балалар, мәсәлән, татарча укый аламы?

- Әйе, безнең балалар укый. Алар бит татарча җырлыйлар, җырны өйрәнгәндә татар сүзләрен, хәрефләрен белергә кирәк бит. Без аларга бу хәреф шулай укыла, шулай языла дип өйрәтәбез өйдә.

- Бер 20 ел элек, сезнең балачак белән чагыштырганда хәзер татар теленең кулланылышы кимедеме?

- Әйе, 70 процентка кимеде. Элек авылда барыбыз да татар телендә сөйләшә идек, үзебезнең себер телендә. Хәзер урамга чыксаң, балалар рус телендә сөйләшә.

Минемчә, татар теле мәктәпкә кайтмаса, гомумән, рус теленә күчеп бетү куркынычы бар. Әйтүемчә, без хәзер кабул ителә торган Татар халкының үсеш стратегиясенә өметләрне баглыйбыз инде.

“Татарстан безгә булыша”

- Татарстан татар телен мәктәпләргә кайтаруда ничектер булыша аламы сезгә?

- Алар китаплар җибәрә, булышкалап тора инде. Ләкин мәктәпләргә телне кайтару буенча алар нәрсә эшли алырлар икән? Татарстанда да юк бит татар теле дәресләре, бетте дип беләм.

- Бетте дип әйтеп булмый, күләме азайды, ата-аналар теләге буенча гына укытыла.

- Әйе, әйе. Бездә дә ата-аналар сайлый хәзер.

- Ә алар рус телен сайлый, шулаймы?

- Шулай.

- Алай да, тагын нәрсә эшләргә кирәк соң телне саклап калу өчен? Уйлаганыгыз бармы бу хакта?

- Без бөтен көчебезне куябыз инде Омск шәһәрендә. Балаларны, яшьләрне җыеп, бәйгеләр үткәрәбез, җыелышлар, концертлар оештырабыз. Шул ук Нәүрүз, Сабан туе, балалар Сабан туе - төрле-төрле чаралар үткәрелеп килә. Татар атнасы, татар яшьләре слеты, татар телендә бушлай гәзит. Менә якшәмбе мәктәбе эшләп килә, ул да бушлай, ике ансамбль.

- Татарстаннан артистлар, җырчылар киләләрме сезгә?

- Әйе, ике-өч айга бер килеп торалар. Халык йөри, ләкин заллар тулы булмый. Залларны тутырырлык кеше дә бар инде бездә. Ләкин кайвакыт билет бәясе күп була, кайчак кешенең вакыты булмый, бигрәк тә атна уртасы, эш көне булса. Халык тырыша инде йөрергә.

- Ә менә яшьләрне Татарстанның югары уку йортларына укырга кертү мәсьәләсе хәл ителгәнме, ярдәм бармы?

- Казан булыша безгә бу мәсьәләдә. Мәсәлән, мин укыганда да без Татар гуманитар институты (хәзер ул Казан федераль университетка керә) белән хезмәттәшлек иттек. Безнең ике балабыз бүгенге көндә Казанның сәнгать һәм мәдәният институтында укып йөри. Шулай ук безнең шактый яшьләребез Казанда федераль университетта, аннары авиация, икътисад юнәлешендә укыйлар. Анда китүче яшьләр күп.

- Гадәттә, алар кире әйләнеп кайталармы яисә Татарстанда калалармы?

- Нигездә Казанда калалар. Мин генә кире туган ягыма әйләнеп кайттым. Без өч кыз килгән идек, икесе Казанда калды. Ә мин, кияүгә чыгып, киявем белән Себергә кайтып киттем. Өйгә Казан егетен алып кайттым. Чөнки мин туган ягымны, Омскины яратам.

“Омскида милли җанлы кешеләр бар”

- Төрле төбәкләрдә яшәүче татар халкы бер-берсе белән күбрәк аралашсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Без бит бер-беребезнең тормышын белеп бетермибез.

- Төрле чаралар уздырырга кирәк дип уйлыйм. Казанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә. Сез безгә килсәгез, мәсәлән, без бик шат булыр идек. 19 апрельдә бездә зур чара - тарихи форум үтте. Анда безнең өлкәдәге авыллар турында - аларның чыгышлары, каян килеп чыккан, шундагы кешеләр, кемнәр яшәгәннәр, шәҗәрәләр, авыллар тормышы турында күп кызыклы мәгълүмат әйтелде. Анда Казаннан да кунаклар катнашты. Галим Альберт Борһанов килде.

- Өлкә татарлары өчен нинди чаралар оештырыла?

- Бездә шактый әйбер уза. Сабан туйлары үтә инде билгеле, Татар теле көннәре. Февральдә күп кенә районнарда, авылларда, Тара, Омски шәһәрләрендә Муса Җәлил көннәре узды. Балалар өчен күпсанлы чаралар үтеп тора. Аларда олылар да катнаша. Мәчетләр эшли, анда татар теле укытыла, Коръән укучылар конкурсы үтә. Анда балалар татар телендә сөйләшә, аралаша.

- Татарлар өлкә хакимияте, җитәкче урыннарда эшлиме?

- Әйе, эшли. Мәсәлән, Марат Шакенович Адырбаев - закон чыгару Җыены депутаты, табиб булып эшләде. Ул булыша инде районнарга. Танылган адвокат, район депутатлары бар. Мәсәлән, Колосовка дигән район бар бездә. Анда Әкрам абый Әмиров эшли, ул бик күп тырыша инде татарлар өчен. Андый кешеләр күбрәк булса, тагы да яхшырак булыр иде, әлбәттә. Шундый милләттәшләребез булганга бик шат без.

- Тагын бер мәсьәләне күтәрәсе килә. Элегрәк татар язучылары, җырчылары Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә чыга иде. Әйтик, Такташны алсак – ул Тамбовтан, Муса Җәлил - Оренбургтан... Менә хәзер Омски өлкәсе безгә шагыйрьләр, язучылар бирә аламы? Сез ничек уйлыйсыз?

- Безнең үзебезнең өлкәдә шигырь язучылар бар анысы, хәтта яшьләр арасында да. Ләкин алар ике телдә язалар инде, һәм күбрәк русча. Ә җирле шагыйрәбез Рәкыя ханым күбрәк татар телендә иҗат итә. Күптән түгел бер мең данә экземпляр белән аның китабы чыкты.

- Шушы яшьләргә, иҗатчыларга үз әсәрләрен күрсәтергә мөмкинлек бармы?

- Бар. Мәсәлән, безнең гәзитебездә андый мөмкинлек тудырылган. Җибәрегез, көтәбез дип әйтеп торабыз. Әкиятме ул, шигырьме, әдәби әсәрме - барысын да көтеп торабыз.

- Омск өлкәсендәге татарларның киләчәген ничек күзаллыйсыз?

- Мәктәпләргә татар теле кайтыр дигән өметтә калам. Башка бөтен кирәкле чаралар бар бездә. Кешеләрнең үзләреннән генә тора. Үз телеңне, мәдәниятеңне, тарихыңны беләм дисәң, якшәмбе мәктәбе эшли, чаралар күп уза. Теләгең генә булсын. Яшьләр дә үзләренчә тырыша. Нәрсә генә уйлап чыгармый - үзләренең очрашулары, дискотекалар, танышу кичәләре... Алар да шактый эшли үз телләрен саклау өчен.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10