ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Экспертлар россиялеләрнең шәхси мәгълүматларын урлауның төп ысулларын атады

13 июль 2019, 17:55

Киберҗинаятьчеләрнең киң таралган ысулы фишинг булып чыкты.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Россия халкының шәхси мәгълүматларын урлауның төп ысуллары - фишинг хатлары һәм зарарлы программалар белән SMS-хәбәрләр, шулай ук сакланмаган мобиль кушымталар һәм куркыныч тудыручы интернет-сайтлар. Бу хакта РИА Новости сораштыру үткәргән мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча экспертлар сөйләгән.

Positive Technologiesтан Ярослав Бабин фишингны шәхси компьютерларны һәм мобиль гаджетларын зарарлауның иң ышанычлы алымы дип атады, чөнки юзерларның 27 проценты фишинг сылтамалары буенча күчә. «Әгәр мондый хәбәр реаль компания яки кеше исеменнән килә икән, куркыныч тудыручыларның уңышка ирешү ихтималы 33 процентка кадәр арта», - дип өстәде ул.

«Касперский лабораториясе»нең әйдәүче антивирус эксперты Сергей Голованов та фишинг турында искә алды. Моннан тыш, ул бөтен корбанкорылмаларындагы мәгълүматларны укучы һәм разблокировка өчен акча таләп итә торган вируслар турында әйтте.

Шул ук вакытта, Сергей Голованов сүзләренчә, киберҗинаятьчеләр мобиль җайланмаларга вирусларны актив йоктыра. Аерым алганда, узган елның икенче яртысында SMS аша вируслар таралуы күзәтелә. Алар махсус мөмкинлекләр тәкъдим итүне сорый, шуннан соң банк картасы телефонына бәйләнгән акчаларны урлый һәм хәтта SMS-хәбәрләрдән кодлар ала.

Андроид операцион системасында смартфоннар өчен трояннарның куркыныч булуы турында Group-IB тан Сергей Никитин искәртте. Ә «Ростелеком-Солар» дан Даниила Чернов куркыныч тудырырга мөмкин булган сайтларда зыян китерүче кодлар белән бәйле хәвеф-хәтәрләрне билгеләп үтте.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10