ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия Хөкүмәте 2020 елда ял көннәрен күчерүне раслады

13 июль 2019, 17:13 , Фото: Михаил Захаров/архив

Россия Хөкүмәте 2020 елда ял көннәрен күчерүне раслады Россиядә яшәүчеләрне май бәйрәмнәрендә озын ял көтә.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Россия хөкүмәте 2020 елда ял көннәрен күчерү графигын раслады. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә кабинет битендә хәбәр ителә.

Шул ук вакытта Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәрендә «4 һәм 5 гыйнвар көннәре (шимбә һәм якшәмбе) эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән ял көннәре 4 һәм 5 май көннәренә күчереләчәк» диелгән. Шулай итеп, россиялеләрне майда янә озын яллар көтә.

Яңа елга Россия халкы 1 гыйнвардан алып 8 гыйнварга кадәр, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан – 22 февральдән 24 февральгә кадәр, Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан – 7 марттан 9 мартка кадәр, Яз һәм хезмәт көне уңаеннан – 1 майдан 5 майга кадәр, Җиңү көне уңаеннан 9 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк. Моннан тыш, Россия көне уңаеннан 12-14 июнь һәм 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә ял итү каралган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10