ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның Горький исемендәге паркында Туңдырма фестивале башланып китте

13 июль 2019, 16:49 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанның Горький исемендәге паркында Туңдырма фестивале башланып китте Фестивальдә популярлашып килүче җырчы Лэйна "Малай на белом барсе" җыры белән чыгыш ясады.

(Казан, 13 июль, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында башланып киткән Туңдырма фестивалендә әлеге десертның йөз төре тәкъдим ителде. Фестиваль ике көн дәвам итәчәк. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Бәйрәмдә популярлашып килүче җырчы Лэйна "Малай на белом барсе" җырын башкарды. Яшь җырчыны халык җылы каршы алды.

Лэйна белдерүенчә, ул үзенең танылган җырчы булуын сизми дә калган. "Әле кайчан гына беренче җырымны башкарган идем. Тиз арада рейтингым күтәрелде. Үзем дә сизми калдым", - диде ул.

  • "Малай на белом барсе" җыры клибын ике атна эчендә 3,4 млн кеше караган. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10