ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия сәламәтлек саклау министры төбәкләргә табиблар кытлыгын бетерергә кушты

13 июль 2019, 14:24 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Россия сәламәтлек саклау министры төбәкләргә табиблар кытлыгын бетерергә кушты Төбәк хакимиятләренә медицина буенча белем алучы югары курс студентларын максатчан укыту тәҗрибәсен киңәйтергә тәкъдим ителде.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы РФ төбәкләренә һәр медицина белгечлеге буенча персонал кытлыгы проблемасын хәл итү өчен кыска вакытлы һәм уртача сроклы чаралар буенча юл картасын әзерләүне йөкләде. Бу хакта РИА Новости ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Бу хакта сүз сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Федерация субъектлары җитәкчеләре, төбәк министрлары һәм медицина югары уку йортлары ректорлары катнашында уздырган селектор киңәшмәсендә барды.

Юл картасын эшләгәндә «югары уку йортларының бюджет урыннарына максатчан кабул итү механизмнары, «Земский доктор һәм фельдшер», шулай ук югары курсларда максатчан укыту, кадрларны башлангыч яктан яңадан әзерләү, нәтиҗәле эшкә урнаштыру» программаларыннан файдаланырга кирәк, диделәр ведомствода.

Региональ хакимиятләргә шулай ук медицина югары уку йортларының өлкән курс студентларын максатчан укыту тәҗрибәсен киңәйтергә һәм кадрларга чын ихтыяҗны исәпкә алып, 2020 елга максатчан әзерлек турында гариза язарга тәкъдим ителде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10