ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Балтачның Бөрбаш авылында Республика мөселман балалар Сабан туе узачак

13 июль 2019, 10:07 , Фото: dumrt.ru

Иртәгә Балтачның Бөрбаш авылында Республика мөселман балалар Сабан туе узачак Бәйрәмнең үзенчәлеге – чарага җыелган халыкның бергәләшеп, мәйдан уртасында өйлә намазы укуы.

(Казан, 13 июль, "Татар-информ"). Иртәгә, 14 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында уникенче тапкыр Республика мөселман балалар Сабан туе узачак. Әлеге традицион чара Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән оештырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар – яулыктан булачак. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге – чарага җыелган халыкның бергәләшеп, мәйдан уртасында өйлә намазы укуы.

Сабан туе балаларның Коръән һәм догалар укуы, мөнәҗәт әйтүе, шигырь сөйләве белән үрелеп барачак. Бәйрәм кысаларында сабыйлар өчен төрле уеннар, ярышлар, нәниләрне рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар оештыру каралган. Кул көрәше, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, тәңкә җыю, чүлмәк вату, таяк тартышу, әтәч тоту, туры баганага менү, утын кисү, йөгерү, әйбер кисү кебек уеннар булачак.

Быел Республика мөселман балалар Сабан туенда 2001 елда һәм 2001 елдан соң туган ир-балалар һәм егетләр 5 авырлык категориясендә бил алышачак – 36 кг, 50 кг, 65 кг, 75 кг һәм 75 килограммнан югарырак. Абсолют батырга скутер тапшырылачак. Скутер иясен үз авырлыкларында җиңү яулаган көрәшчеләр арасында җирәбә салу юлы белән билгеләү күздә тотыла. Моннан тыш, көрәштә I, II, III урынга лаек булучыларга акчалата премия биреләчәк.

Мөселман балалар Сабан туе шулай ук 4 августта Мамадышта узачак. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10