ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан флагын Псков өлкәсенең Хәрби дан музеена бүләк иттеләр

13 июль 2019, 09:43 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Татарстан флагын Псков өлкәсенең Хәрби дан музеена бүләк иттеләр Флаг фашистлар илбасарларыннан Идрицаны азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан тапшырылды.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Россия иҗтимагый палатасында «Җиңү байрагы 2015–2020» мәдәни-патриотик программа утырышы узды. Аның кысаларында Татарстан вәкилләре республика флагын Псков өлкәсенең Хәрби дан музеена бүләк иттеләр. Бу турыда Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Флаг фашистлар илбасарларыннан Идрицаны азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан тапшырылды. Утырыш Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм Тулы вәкаләтле вәкиллекнең иҗтимагый элемтәләр секторы хезмәткәре Роберт Мортазин катнашында узды.

Киңәшмәдә федерациянең 35 субъектыннан вәкилләр катнашты. Аларның һәркайсы шулай ук «Хәрби дан» музеена үз төбәкләре флагларын бүләк итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10