ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда планда каралганнан 60 процент торак файдалануга тапшырылган

12 июль 2019, 20:54 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Татарстанда планда каралганнан 60 процент торак файдалануга тапшырылган
2019 елга бүлеп бирелгән бюджет акчасына 441 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). 11 июльгә булган мәгълүматлар буенча, республикада 1 млн 458,8 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 60,2 процентын тәшкил итә. Бу турыда Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

2019 елга социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 438,3 мең кв. метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йорт файдалануга тапшыру планлаштырылган.
2019 елның 11 июленә статистика органына 144,6 мең кв. метр булган 2 мең 494 фатирлы 46 йорт буенча хисап тотканнар.

2019 елгы инвестицион программаның 119 объекты буенча 59 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, шулардан 24 объектта төзелеш тәмамланган. 29 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 31 объект әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора.

2019 елга бүлеп бирелгән бюджет акчасына 441 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла (688 млн 490,6 мең сумга). Шулай итеп, 33 күп балалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән, 19 сертификат файдаланылган (Аксубай – 1, Әлмәт – 4, Бөгелмә – 1, Буа – 1, Лениногорск -1, Казан шәһәре – 4, Түбән Кама – 6, Саба районы – 1).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10