ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Әхмәтов: Фермерларның терлекчелек продукциясен җитештерүе уңай динамикада

12 июль 2019, 19:32 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Әхмәтов: Фермерларның терлекчелек продукциясен җитештерүе уңай динамикада «Республика буенча ел буена бер хуҗалык өчен уртача 276 мең сумлык продукция җитештерделәр», - диде Марат Әхмәтов.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстанда агросәнәгать комплексында кече хуҗалыклар терлекчелек продукциясен җитештерүнең уңай динамикасын күрсәтә. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук республика Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

«Тулаем алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерү аз гына кимегән очракта, агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерүнең уңай динамикасына ия», - дип хәбәр итте Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Ведомство мәгълүматларына караганда, 2019 елның беренче ярты еллыгында халык хуҗалыклары һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары 344,7 мең тонна сөт (2018 елның шушы чорына карата 101%), 45,8 мең тонна ит (100%) җитештергән. Шул ук вакытта крестьян (фермер) хуҗалыкларында 84,2 мең тонна сөт (үсеш 9%), 11,3 мең тонна ит (үсеш 7%) җитештерелгән

«Республика буенча ел буена бер хуҗалык өчен уртача 276 мең сумлык продукция җитештерделәр», - диде Марат Әхмәтов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10