ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Татарстан Президенты Герман Грефны китаплар белән тәэмин итүче дип атады

12 июль 2019, 19:28 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты Герман Грефны китаплар белән тәэмин итүче дип атады Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районында Яшьләр нефть-газ форумында катнашты.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Китап уку күп вакыт ала, әмма трендларны белер өчен укырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Яшьләр форумында катнашучылар белән очрашуда хәбәр итте. Республика җитәкчесе шулай ук уку өчен китаплар җибәргән кеше исемен дә атады.

«Соңгы вакытта алдынгы идеяләрне иң күп таратучы ул - Герман Греф һәм ул атна саен бик күп китаплар җибәрә. Барысын да укып чыгу кыен, шуңа күрә минем ярдәмчем миңа иң мөһимен генә укырга бирә һәм мин хәбәрдар булырга тырышам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Пленарное заседание Первого международного 
нефтегазового молодежного форума.

«Китаплар уку өчен күп вакыт кирәк, әмма трендлар турында аңлау бик мөһим, шуңа күрә барлык вакыйгалар турында хәбәрдар булу өчен ниндидер форма табарга кирәк», - диде Татарстан Президенты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10