ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Юрий Камалтынов “Бердәм Россия” депутатлары эшенә йомгак ясады

12 июль 2019, 19:03 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Юрий Камалтынов “Бердәм Россия” депутатлары эшенә йомгак ясады Биш ел дәвамында Татарстан Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе тарафыннан 138 мәсьәлә каралды.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). “Бердәм Россия” фракциясе Татарстан парламентында тулаем алганда “яхшы эшләде”. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов V чакырылыш Дәүләт Советында партия фракциясенең эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Минем, фракция җитәкчесе буларак, башкарган эшләр өчен кызарырга нигез юк. Планлаштыру, планнар һәм карарларны үтәү, минем хезмәттәшләрне дисциплина һәм җаваплылык өчен тәнкыйтьләргә кирәк түгел. Фракция яхшы эшләгән дигән нәтиҗәгә килдек”, - диде депутат.

Ул искә төшергәнчә, 2014 елда Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда “Бердәм Россия” 84,2 процент тавыш җыйган, партия фракциясе составына 82 депутат кергән.

“Биш ел эчендә "Татарстан – Яңа гасыр" депутатлар төркеме белән 48 уртак утырыш, Президиумның 45 утырышы уздырылды, анда оештыру мәсьәләләрен карадылар.
Фракция эшчәнлегенең биш еллык чорында 138 мәсьәлә каралды. Һичшиксез, закон чыгару эшчәнлеге беренче урында тора иде. Бу вакыт эчендә 599 закон проекты каралды, шуларның 561е закон проекты булды”, – диде Юрий Камалтынов.

  • “Бердәм Россия” фракциясе 2014 елның 27 сентябрендә Татарстан Дәүләт Советында оештырылган иде, аның составына 82 депутат кергән, шул исәптән 35 бер мандатлы депутат.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10