ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

«Татнефть» Россиядә беренче малеинлы ангидрид җитештерә башлаячак

12 июль 2019, 18:45 , Фото: tatarstan.ru

«Татнефть» Россиядә беренче малеинлы ангидрид җитештерә башлаячак Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Нефть саммитында катнашты.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). «Татнефть» компаниясе Россиядә малеинлы ангидрид җитештерә торган беренче производство төзүне тизләтү турында карар кабул итте. Завод 2021 елда, билгеләнгән сроктан бер елга иртәрәк файдалануга тапшырылачак. Бу хакта Әлмәт районында Татарстан Нефть саммитында нефть, газ, химия комплексын үстерү буенча проект офисы җитәкчесе Сирень Сәхапов хәбәр итте.

«Нефть-газ химиясе комплексының беренче этабын 2022-2023 елларда файдалануга тапшырырга планлаштырган идек, ләкин без 2021 елда малеинлы ангидрид, ә 2022 елда калган заводларны төзүне тизләтү инициативасы белән чыккан идек», — диде Сирень Сәхапов.

Сәхапов сүзләренә караганда, нефть-газ химиясе комплексын төзү өчен югары икътисади күрсәткечләр һәм экологик таләпләрне тәэмин итүче иң алдынгы чит ил технологияләре җәлеп ителәчәк.

«Беренче этап нефть-газ химиясе комплексы өчен чимал булып «Татнефть»нең бутан, пропан продукциясе тора . Бер елда 390 мең тонна чимал эшкәртү планлаштырыла.

Шулай итеп, малеинлы ангидрид, дериватилар, полипропилен һәм углепластик җитештереләчәк. Производствоны «АлмА» махсус икътисади зонасы территориясендә урнаштыру планлаштырыла. Алга таба продукция махсус икътисади зона резидентлары тарафыннан эшкәртеләчәк», — дип аңлатты проект офисы җитәкчесе.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10