ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Дин

Уразовка авылында яшәүчеләр җирле мәчетнең 135 еллыгын бәйрәм иттеләр

12 июль 2019, 18:06 , Фото: tatar-congress.org

Уразовка авылында яшәүчеләр җирле мәчетнең 135 еллыгын бәйрәм иттеләр Мәчет XIX гасыр ахырында, якынча 1884 елда, җирле татар сәүдәгәрләре инициативасы белән төзелгән.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). 6 июль көнне Уразовкада яшәүчеләр бөтен Ульяновск өлкәсеннән кунаклар кабул итте. Бу көнне җирле мәчетнең 135 еллыгын бәйрәм иттеләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә

  • Мәчет XIX гасыр ахырында, якынча 1884 елда, җирле татар сәүдәгәрләре инициативасы белән төзелгән. Бу Ульяновск өлкәсендә совет чорында бердәнбер ябылмаган мәчет.

Мәчетнең беренче имамы - дини белемле Сабирҗан хәзрәт Әбделманов була.

Мәчетнең 135 еллыгын бәйрәм итүгә 300дән артык кунак чакырылган. Алар өчен мөнәҗәтләр һәм вәгазьләр яңгыраган, учакта пылау әзерләнгән һәм музей экспонатлары — мөнбәр, мәчетнең беренче имамы чалмасы һәм туку станогы күрсәтү оештырылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10