ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять, Дин

Мөфти Төркиянең Казандагы Генераль консулына: Һәрвакытта безгә ярдәм иттегез

12 июль 2019, 17:25 , Фото: dumrt.ru

Мөфти Төркиянең Казандагы Генераль консулына: Һәрвакытта безгә ярдәм иттегез Татарстан мөфтие Әхмәт Садыйк Доганның Генераль консул вазифасындагы эшчәнлеген югары бәяләде.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Бүген Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән саубуллашу очрашуына килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Татарстан мөфтие Әхмәт Садыйк Доганның Генераль консул вазифасындагы эшчәнлеген югары бәяләде. “Сезнең белән ике елга якын бергәләп иңгә-иң куеп эшләдек, күп чараларда катнаштык. Һәрвакытта безгә ярдәм иттегез, чакыруларны кабул итеп, мөфтиятебез тарафыннан үткәрелгән бәйрәмнәрдә, конференцияләрдә, форумнарда катнаштыгыз.

Күпләгән вакыйгалардан алган истәлекләр, хатирәләрне күңелебездә озак еллар дәвамында сакларбыз, – дип билгеләп узды Камил хәзрәт. – Республикабызның Төркия белән мөнәсәбәтләре ныгу, багланышларның көчәюе дәвамлы булсын! Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, Әхмәт бәй! Бездә гомер кичерүче төрки халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуда сезнең өлешегез әйтеп бетергесез зур”.

Үз чиратында, Төркиянең Казандагы Генераль консулы шулай ук Мөфти хәзрәтләренә тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул мөфтият тарафыннан оештырылган һәм күпчелек очракта шәхсән үзе катнашкан, мөселманнар һәм республика өммәте тормышында зур урын тоткан чаралар – Республикакүләм ифтар, Изге Болгар җыены, Мәүлид бәйрәме, татар галимнәренең мирасын һәм эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәлләр, конференцияләр һ.б. барысы да ихластан һәм югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде.

Киләчәктә дә мөфтиятнең үз юнәлешләре буенча уңышлы эшләвен теләде. Истәлек бүләге итеп Әхмәт Садыйк Доган Камил хәзрәт Сәмигуллинга Мәүләнә Җәләлетдин Руминың рус телендә нәшер ителгән 6 томлык “Мәснәви” җыентыгын бүләк итте.

Мөхтәрәм кунак очрашудан соң Казанның Галиев мәчетендә җомга намазында катнашты. Мөфти Камил хәзрәт Әхмәт Садыйк Доганга вакыт табып очрашуга килгәне өчен тирән ихтирамын белдерде һәм киләчәк эшләрендә уңышлар теләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10