ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Суд приставлары Чаллы кешесенә алимент буенча 800 меңгә якын бурычын түләттергән

12 июль 2019, 17:41

40 яшьлек ир озак вакытлар приставлардан качып йөргән һәм баласына алимент түләргә теләмәгән.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Җинаять җаваплылыгыннан курку Чаллыда яшәүче бер кешене 800 мең сумга якын алимент буенча бурычын түләргә мәҗбүр иткән. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

«Чаллы суд приставлары алимент буенча бурычы булган 40 яшьлек ир-атның кайда булуын ачыклады», - диде Лилия Хәлимова.

Бу вакыт эчендә ир-атның алимент алучыга бурычы 780 мең сумга җиткән. Җинаять җаваплылыгы алдында курку ирне тулысынча бурыч түләргә мәҗбүр иткән.

«Чаллы алиментлар буенча түләтелгән бурыч суммасы буенча лидер булып тора - яртыеллык нәтиҗәләре буенча суд приставлары балаларга 17,6 млн сум алимент кайтарган. Алты ай эчендә суд приставлары республика балаларына 143 млн сумнан артык алимент кайтарган», - дип сөйләде Лилия Хәлимова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10