ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Психолог балаларның ни өчен куркыныч хәлләргә эләгүен аңлатты

12 июль 2019, 17:14 , Фото: Султан Исхаков

Психолог балаларның ни өчен куркыныч хәлләргә эләгүен аңлатты Бала баш мие үсешенең физиологик үзенчәлекләре аркасында килеп чыккан хәлне алдан фаразлый алмый.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Александр Давыдова). Балалар катнашындагы бәхетсезлек очракларының сәбәбе - белемсез ата-аналар. Алар еш кына балалар психикасының ничек үсүен белми. Бу хакта Татарстан Балалар Республика клиник хастаханәсенең психологик хезмәте мөдире Лилия Горохова сөйләде.

«Ата-аналарның бала барысын да аңлый дигән тәэсир кала. Бу иллюзия ата-ананың баланы кечкенә олы кеше буларак кабул итүе белән бәйле. Әмма баланың баш миенең яртысы — аңа ярдәм итәргә мөмкин булган өлешләре формалашмаган әле», - диде балалар психологы.

Ул шулай ук ассызыклап үткәнчә, баланың төп ихтыяҗы киңлекне танып белүдән гыйбарәт. Шуңа күрә, бәхетсезлек очракларына юл куймас өчен, ата-аналар аның гамәлләрен контрольдә тотарга тиеш. Лилия Горохова сүзләренә караганда, баш миенең тулы формалашуы 21 елга кадәр бара - нәкъ менә шул яшьтә кеше үз гамәлләре өчен җаваплылыкны тулысынча аңлый.

«Дөньяны танып белүдә, балага ярдәм итәргә кирәк: аңа уңай гына түгел, тискәре якларны да күрсәтергә кирәк», - дип йомгаклады Балалар республика клиник хастаханәсенең психологик хезмәте мөдире.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10