ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан Эшкуар йортында үзмәшгуль кешеләр өчен бушлай семинар узачак

12 июль 2019, 16:40

Үзмәшгульлеген булдырган кешеләр Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре белән аралаша алачак.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Үзмәшгульләр өчен бушлай семинар уздырачаклар. Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«13 Июльдә 11.00 сәгатьтә Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) үзмәшгуль кешеләр өчен бушлай семинар узачак. Аларның сорауларына Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды экспертлары җавап бирәчәк», - диелгән ведомство сайтында.

2019 елдан 2028 елга кадәр үзмәшгуль кешеләр өчен дүрт төбәк — Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре, шулай ук Татарстан территориясендә махсус салым режимы кертелде.

Үзмәшгуль кешеләр белән эшләүчеләр өчен 1 гыйнвардан керем салымының күләме 4 процент тәшкил итә, компанияләр белән эшләүчеләр өчен — 6 процент. Шул ук вакытта аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаска тиеш.

Бүген Татарстанда 18 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10