ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда ике ана опекадан малайларын балалар йортына урнаштыруны үтенгән

12 июль 2019, 15:34

Алар үз гамәлләрен яшүсмерләрне тыңлата алмаулары белән аңлата.

(Чаллы, 12 июль, «Татар-информ»). Чаллыда ике ана опекага улларын балалар йортына урнаштыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.

Чаллыда яшәүче ике 40 яшьлек хатын-кыз авыр холыклы яшүсмерләрне дәүләт учреждениеләренә тапшырырга карар иткән.

Автошәһәр башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Роза Гернер сүзләренә караганда, алар бу гамәлләрен ата-аналар бурычларын үти алмаулары белән аңлаткан. 12-13 яшьлек малайлар дорфа, начар укыйлар, өй эшләре белән шөгыльләнүдән баш тарталар. Ата-ананың дуслары белән очрашуны тыю һәм компьютерны өзүгә җавап итеп өйдән качып чыгып китә башлаганнар.

Хатын-кызлар яшүсмерләрне тәрбияләп бирсәләр, аларны янә өйләренә алырга әзер дип белдергән. Чаллы опека бүлеге башлыгы сүзләренә караганда, ул мондый мөрәҗәгатьләр белән беренче тапкыр очраша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10