ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов Яшьләр нефть-газ форумында катнашучылар белән аралашты

12 июль 2019, 14:51 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Яшьләр нефть-газ форумында катнашучылар белән аралашты Татарстан Президенты Әлмәт районына сәфәр кылды.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшьләр нефть-газ форумында катнашучылар белән аралашты, үз ярдәмчеләрен нинди принцип буенча сайлавы хакында сөйләде.

«Алдыбызда торган бурычлардан чыгып, без үзебезгә ярдәм итә ала торган кешеләрне сайлыйбыз. Минем объектив белешмә әзерләп бирә ала торган ярдәмчеләрем булырга тиеш», - диде Миңнеханов. Ул ТР Президентының ярдәмчеләре билгеле бер юнәлешләр буенча профессиональ белгечләр булырга тиешлеген искәртте. «Безгә тырышлыкны арттырырга кирәкле максатлар һәм бурычларга бәйле рәвештә, минем ярдәмчеләрем бар. Мисал өчен, безгә иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча программа кирәк иде. Мин белгечләрне күздән кичердем һәм Наталия Фишманны чакырдым», - дип ачыклык кертте Миңнеханов.

Нефтяной Саммит Республики Татарстан 2019 года.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Нефть саммитында катнашты. Ул быел беренче тапкыр Яшьләр нефть һәм газ химиясе форумы белән бер мәйданчыкта узды. Форумга Россия төбәкләре һәм БДБ илләреннән тармакның яшь белгечләре җыелды.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10