ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда ике автомобиль бәрелешкән, берсе тротуарга чыгып, җәяүлене таптаткан

12 июль 2019, 13:10 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Казанда ике автомобиль бәрелешкән, берсе тротуарга чыгып, җәяүлене таптаткан Юл-транспорт һәлакәте Вишневский урамында булган.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Казанда «Лада» белән «Тойота» бәрелешкән, «Лада» тротуарга чыгып, җәяүлене таптаткан. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә кич Вишневский урамында «Тойота» автомобиленең йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, бер полосадан икенчесенә күчкәндә юл бирмәгән һәм зур тизлектә хәрәкәт иткән «Приора» белән бәрелешкән», - дип белдерделәр ЮХИДИ идарәсендә.

Нәтиҗәдә, «Приора» тротуарга чыгып, 48 яшьлек ир-атны таптаткан. Җәяүле шунда ук һәлак булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10