ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Татарстан кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов үз вазифасыннан китте

12 июль 2019, 12:07

Оешманы моңа кадәр Татарстан кулланучылар берлеге идарә рәисенең беренче урынбасары вазифасын биләгән Рашат Шәймәрданов җитәкләде.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстан кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов үз вазифасыннан китте. Аны моңа кадәр кулланучылар берлеге идарә рәисенең беренче урынбасары вазифасын биләгән Рашат Шәймәрданов алыштырды. Бу хакта Татарстан кулланучылар берлеге сайтында хәбәр ителә.

«Совет утырышыннан соң Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе Аппаратына, район кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары башлыкларына җитәкчелек итүче яңа состав тәкъдим ителде. Мәхмүт Фәттахов коллективка һәм коллегаларына рәхмәт белдерде, яңа идарә рәисенә уңышлар теләде», - диелә хәбәрдә.

  • Мәхмүт Фәттахов Татарстан кулланучылар берлеген 2004 елдан бирле җитәкләде. Татарстан авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы (1997). РФ дәүләт премиясе лауреаты (2000).

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10