ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тәбрис Яруллин "Казан кайный" татарча подкастын тәкъдим итте

12 июль 2019, 11:54 , Фото: скриншот

Тәбрис Яруллин Беренче чыгарылыш Tatarka һәм Лэйнаның яңа клипларына, ТНВ төшергән ситкомга, Сабан туена һәм башка темаларга багышлана.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар яшьләре форумының элекке рәисе Тәбрис Яруллин һәм форум рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов татарча подкастлар эшли башлаган. "Казан кайный" дип аталган подкастның беренчесен Вконтактеда тыңларга мөмкин.

Беренче подкаст Tatarka һәм Лэйнаның яңа клипларына, ТНВ төшергән ситкомга, Сабан туена һәм башка актуаль темаларга багышланган. Беренче эпизод: камералар һәм коймалар, Tatarka һәм Лэйна, Сабан туе һәм 1,5 миллион еврога багышланган.

"Иң кайнар темаларны Рәдиф белән уртага салып сөйләшәчәкбез. Алга таба кунаклар да булачак", - ди Тәбрис Яруллин.

Подкаст белән ике дистәгә якын кеше бүлешкән. Тыңлаучылар подкастны уңай бәяләгән һәм киләчәк чыгарылышлар өчен киңәшләрен, темаларын тәкъдим итәләр. 

  • Подкастинг - Интернетта радиотапшыру стилендәге тапшырулар. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10