ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Автобуслар һәм йөк машиналарын «акыллы» тормозлар белән җиһазландырачаклар

12 июль 2019, 11:13

РФ Транспорт министрлыгында искәртүләренчә, киләчәктә барлык автомобильләргә дә шундый системалар урнаштыруны мәҗбүр итеп куярга мөмкиннәр.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Россия автобусларын һәм йөк машиналарын «акыллы» тормозлар белән җиһазландырырга ниятлиләр. Алар ясалма интеллект ярдәмендә эшләячәк. Бу хакта «Известия» газетасы Таможня берлеге илләренең техник регламентына төзәтмәләргә (аларны РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында әзерлиләр) сылтама белән хәбәр итә.

«Проектка үзгәрешләрне Евразия икътисади комиссиясенә быелның өченче кварталы ахырына кадәр җибәрү күздә тотыла», - диелә хәбәрдә. Шул ук вакытта, яңа системага күчүнең срогы билгеле түгел әле.

РФ Транспорт министрлыгында искәртүләренчә, киләчәктә барлык автомобильләргә дә шундый системалар урнаштыруны мәҗбүр итеп куярга мөмкиннәр.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10