ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казан вертолет заводы Ми-8ТМВ-Т өчен 90 миллион сумлык VIP-салонга заказ бирде

12 июль 2019, 10:04 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Казан вертолет заводы Ми-8ТМВ-Т өчен 90 миллион сумлык VIP-салонга заказ бирде VIP-модификациядәге Ми-8/17 сериясенә караган вертолетлардан күп кенә илләрнең беренче затлары файдалана.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан вертолет заводында җитештерелгән Ми-8МТВ-1 вертолетын 90 миллион сумлык VIP-салон белән җиһазландырачаклар. «Татар-информ» агентлыгына Казан вертолет заводының матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, VIP-модификациядәге Ми-8/17 сериясенә караган вертолетлардан күп кенә илләрнең беренче затлары файдалана.

«Биредә Ми-8МТВ-1 вертолеты хакында сүз бара. Ул Казан вертолет заводында серияләп җитештерелә. Югары уңайлыклар тудырылган пассажир салоны заказ бирүченең теләкләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнә», - дип хәбәр иттеләр Казан вертолет заводының матбугат хезмәтендә. Шулай ук мондый типтагы вертолетларның элеккеге Советлар Союзы, Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләренә сатылуын әйттеләр.

Вертолет салонының дизайнын булдырачаклар, интерьерның барлык предметларын эшләп урнаштырачаклар. Вертолетны күн кәнәфиләр, «Christofle» брендына караган элиталы фарфор савыт-саба, 12 пассажир өчен конференция элемтәсе системасы, сантехника һәм мониторлар белән җиһазлаячаклар.

  • Моңа кадәр «Ростех» корпорациясенең Казан вертолет заводында җитештерелә торган «Ансат» вертолеты өчен элиталы салон версиясен эшләргә ниятләве хакында билгеле булган иде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10